Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл Бариева: «Тормышымда югалтулар аз булмады»

Иң якын, газиз кешеләрем арадан иртә китеп барды...

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариеваның күңелле мәшәкатьләр белән йөргән мәле. Җиң сызганып 26 августта Камал театрында узачак 50 яшьлек юбилеена әзерләнә.

— Тормышымда югалтулар аз булмады. Иң якын, газиз кешеләрем арадан иртә китеп барды. Ләкин Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә сынаулар бирә һәм бу юкка гына түгел, — ди Айгөл.

— Син һәрчак ирең ышыгында, аның кайгыртуын, яратуын тоеп, бәхетле хатын, бәхетле әни булып яшәдең. Инде Линарның арадан китүенә ике ел вакыт үтте, Айгөл...

— Мин 25 ел хатын-кыз бәхетен белеп, рәхәтен тоеп яшәп кала алдым, дип сөенеп рәхмәт әйтәм. Кемдер аның бер елын да күрмәгән бит. Аллага шөкер, балаларым бар. Бик матур тормыш кордык. Барысын да үзебез эшләп таптык. Бик күп сәяхәт иттек. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Линар төпле, сабыр кеше, чын ир заты иде. Миңа беркайчан бернәрсәдә киртәләр куймады. Ни телим, шуны эшли идем. Һәрвакыт ирек бирде. Югалту ярасы төзәлми һәм беркайчан төзәлмәячәк. Бик сагындыра. Еш булмаса да, төшкә кергәли. Безгә ул бик җитми. Ләкин нишләтәсең... Алга таба яшәргә кирәк.  

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев