94 яшьлек әби, кызын «төрмәдән» алып калам дип, 800 мең акчасын югалткан
Җинаять эше кузгатылган.
Әлмәттә өлкән яшьтәге бер хатын-кыз, имештер, юл фаҗигасе китереп чыгарган кызын төрмәдән алып калу ниятеннән бөтен саклык акчасын мошенникларга биреп җибәргән. Бу хакта «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Баксаң, 94 яшьлек әбигә, кызы булып, бик дулкынланган тавыш белән, янәсе, кешене бастырдым, дип бер хатын-кыз шалтыраткан. Шуннан трубканы бер ир-ат алган һәм, үзен полиция хезмәткәре буларак таныштырып, җәза чарасыннан котылып калу өчен күпмедер акча түләргә кирәклеген әйткән. Пенсионер әби, алдарга маташуларын башына да китермичә, мошенникларга бөтен акчасын өендә саклавын әйткән.
Шуны гына көткән курьер бик тиз килеп җиткән дә акчалы пакетны алып киткән. Әби шунда гына Сургутта яшәүче кызына шалтыраткан. Кызы белән сөйләшкәч, мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, әби мошенникларга гомере буе җыйган 800 мең сум акчасын биреп җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев