9 яшьлек бала газ торбасы сузу өчен казылган сулы чокырга төшеп һәлак булган
Яшәеш

9 яшьлек бала газ торбасы сузу өчен казылган сулы чокырга төшеп һәлак булган

Хәзерге вакытта прокуратура тикшерү үткәрә.

Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә 9 яшьлек малай сулы чокырга егылып төшкән. Бала аннан чыга алмыйча һәлак булган. 

4 ноябрьдә 9 яшьлек малай кибеткә киткән. 120 метрлап чамасы узгач, сулы чокырга (газүткәргеч сузу өчен казылган булган) егылып төшкән. Берәр сәгать үткәч, әти-әнисе, хафага төшеп, баланы эзли башлаган. Кызганычка, малайның мәетен генә тапканнар.
 

Фото: t.me/Свердловск өлкәсе прпокуратурасы

 


Нет комментариев