88 яшьлек әбине 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Суд әбине мошенниклыкта гаепләгән.
Волгоград өлкәсендә 88 яшьлек әби бер үк вакытта ике төбәктән законсыз төстә пенсия алып яткан өчен 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта “ТАСС” яза.
Ул 2000-2022 елларда Волгоград өлкәсендә картлык буенча пенсия алып килгән. Шул ук вакытта Саратов өлкәсеннән дә пенсия алуын әйтмәгән.
Шулай итеп, пенсионер законсыз төстә 2,8 миллион сумнан артыграк акчага ия булган. Акчаны өендә саклаган. Ул 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев