Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 яшүсмер утырган машина авариягә очраган: һәлак булучылар бар

Удмуртиядә балигъ булмаган яшьтәге 6 бала утырган машина авариягә очраган. Рульдәге үсмер малай һәлак булган.

«Авариядә йөртүче һәлак булды, калган катнашучылар җитди имгәнде», – дип язган омбудсмен.

Авдеева сүзләренчә, 13-17 яшьлек үсмерләрнең гомерен саклап калу өчен, табиблар төн буе көрәшә.

Якынча белешмә буенча, мәктәптә укучы малайларның берсе әтисенең «ВАЗ-2107» машинасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул дусларын утырта һәм шәһәр буйлап йөртә. Бу машинаны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күреп ала.

Хокук саклаучылар машинаны туктатырга маташа, йөртүче үсмер аларны тыңламый. Полициядән качарга маташып, үсмерләр светофорның кызыл төсенә чыга, аннары «Зикр» машинасына бәреләләр, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 22 сентябрьдә Воткинск шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек үсмер рөхсәтсез «ВАЗ-2107» машинасы руле артына утыра. Машина аның абыйсыныкы. Үсмернең машина йөртү таныклыгы юк. Бу машинада ул Воткинск шәһәре буйлап йөри. Машина салонында аның 5 дусты була, алар – 13тән 17 яшькә кадәрге малайлар.

Төнге икеләр тирәсендә балигъ булмаган яшьтәге йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм урам чатында икенче машинага бәрелә. Бу машина белән хатын-кыз йөртүче идарә итә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: udm.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев