Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

48 яшьлек хатын-кызны этләр талап үтергән, дип фаразлыйлар

Казанның Самосырово бистәсендә 48 яшьлек хатынның мәете табылган.

«Пятерочка»да кассир булып эшләгән хатын иртән эшкә барышлый югала. Аның мәетен кич Мир урамы, 130нчы йорт тирәсендә табып алалар. Аның тәнендә күпсанлы эт теше эзләре була. Кайбер чыганакларда, аның тәненең аерым өлешләре булмаган, дип тә язалар.

«Татарстан-24» хәбәр итүенчә, үлемнең башка версияләре дә карала. Әйтик, ул башка сәбәп аркасында үлеп, этләр аннары талаган булуы да ихтимал, диелә.

Хатынның эшкә баргандагы видеосы камерага эләккән. Ул югалгач, аны якыннары эзли башлый.

Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз эшенә юлны кыскартмакчы булган. Каршына этләр чыккач, сукбайлар көтүеннән качарга тырышкан: тирән булмаган чокырдан чыккан, аннары ялан кырга таба йөгерергә тотынган. Ләкин анда аны этләр куып җиткән.

Хатын-кызга шул тирәдәге җитештерү базасы территориясендәге этләр ташланган, дип фаразланды. Аларның саны бирничәгә дистәгә җитә. Бүген база территориясендәге 15 этне алып киткәннәр, аларны приютка җибәрәчәкләр, дигән мәгълүмат чыкты.

Җитештерү базасындагы этләрне тотканнар һәм укол кадап үтереп алып киткәннәр, дип тә яза «Маш иптәш» каналы. Канал мәгълүматларына караганда, 15ләп эт турында сүз бара. Алар – «Буревестник» компаниясенеке булган базадан. Директорның исеме Иосиф Лифшиц. База хуҗасы үз этләренең һөҗүмгә катнашы булуын кире кага. Аның сүзләренә караганда, районда 6 билгесез эт йөри, алар зират ягыннан шул кырга килә.

Көчекләрне база капкасы янына, янәсе, җирле халык үзләре ташлап киткән, дигән мәгълүмат та бар.

Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә киңәш итте һәм һәлак булучының туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда Самосыровода эт аулауга нибары 2 гариза булган.

Бу бистәдә яшәүчеләр диңгез контейнерларын арендалау буенча компания базасында яшәүче агрессив этләрдән зарлана. Эт аулау хезмәткәрләре база хуҗасының ризалыгыннан башка территориягә эләгә алмаган. Тикшерүчеләр бу этләрне тоту шартларын ачыклый.

Прокуратура тикшерү башлады. Мәет, үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен, экспертизага җибәрелгән. Җирле халык хакимияттән агрессив этләр белән проблемаларны хәл итү буенча ашыгыч чаралар күрүне таләп итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев