Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«46 елдан соң язмыш безне очраштырды» (тормыштан)

Хөрмәтле редакция, бу дөньяда бик хикмәтле хәлләр, шаккаткыч очрашулар була икән. Күптән түгел үзем белән булды андый гаҗәп вакыйга. Шул хакта язуым иде. Хатыным онкологиядән вафат булгач, мин ул турыда сезгә язган идем инде. Ялгызлык бик авыр хәл икән ул, шуннан үземә тормыш итәргә тагын иптәш эзләп карадым һәм таптым да.

Тумышы белән Башкортстаннан булган бу ханым Чаллыда тора иде. Хәзер минем якта яшибез. Аның Чаллыда бакчасы бар, анда айга бер барып җыештырып кайтабыз. Аларның бакчачылык ширкәтендә, шул ук урамда, иптәшемнекеннән ерак түгел генә якташының, якын ахирәтенең бакчасы бар. Шулай бер баруыбызда ахирәте безне чәйгә чакырды. Апасы белән көтеп торалар иде. Сүздән сүз китеп, апасы кайсы яктан икәнлегемне сорашты. Мин әйткәч, безнең авыл егете турында сөйли башлады. «Сезнең яктан минем дә егетем бар иде, – диде ул. – 1978нче еллар. «КамАЗ»ның яңа чыга башлаган вакытлары. Күп яшьләр Чаллыга агылды. Мин дә килеп урнаштым. Шунда эшләгәндә озын буйлы егет белән таныштым. Бик әйбәт кенә дуслашып йөреп, вәгъдәләр бирешеп, инде кушылырга дип торганда, егетем югалды да куйды. Бик озак көттем, айлар узды, еллар узды. Аннан, соңлап булса да, кияүгә чыктым. Балалар үстердем». Мин аннан егетнең исемен сорадым. «Идрис» дигәч, әллә нишләп киттем: сүз минем бертуган энем турында бара икән бит! Тау белән тау гына очрашмый икән шул, менә бит ничек, 46 елдан соң, яшь чагында Идрис энем белән яратышкан кыз белән очрашырга туры килде! Белгәннәремне сөйләп, аңлатып бирдем инде. 

Идрис 1978 елда Куйбышев шәһәрендә электрикка укып бетереп, Чаллыгы килеп урнашты. «КамАЗ»ның кою заводына эшкә керде. Әйбәт кенә эшли башлады. Яшьлектә гашыйк булу гадәти хәл бит инде, энем дә бер кыз белән таныша. Беркөнне Идрискә безнең авылның аңардан күпкә олы ир-аты очрый, шуннан тукталышта берәүгә бәйләнәләр ахрысы. Аларны дружинниклар тоталар, теге ир Идрискә гаепне үз исеменә алырга куша. Шулай итеп, Идрис тоткынга әйләнә дә куя. Аны 4 ел да 6 айга ябып куялар. Энем бу хәлләр турында кызына сөйләми дә, язмый да. Күп вакытлардан соң кыз барыбер белә һәм куркуга кала. Шулай итеп, әле генә бәхетле булып, кушылырга йөргән ярларның юллары аерыла. 

Идрис 1991 елда бик нык авырды, ике бөере дә эшләми башлады, ә бер елдан вафат булды. Авылыбыз зиратына җирләдек. 

Кызганыч та, тетрәндергеч тә булды минем өчен бу очрашу. Шулай да Идрис энекәш өчен бик шатландым: чын егет булган икән. Язмышлардан узмыш юк диләр, тик ялгышлар күп шул...
 

Шанияз Гыйбадуллин. Нурлат районы, Чулпан авылы
Татарстан яшьләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев