28 октябрьдән Казаннан Түбән Новгородка электропоезд җибәрәчәкләр
Яшәеш

28 октябрьдән Казаннан Түбән Новгородка электропоезд җибәрәчәкләр

Ул Яшел Үзәндә дә тукталыш ясаячак.

Түбән Новгородтан электричка көн саен 5:10 сәгатьтә кузгала, Татарстан башкаласына - 11:30 сәгатьтә килеп җитәчәк.

"Казан" станциясеннән поезд 15:50 сәгатьтә китәчәк, Түбән Новгородка - 22:10 сәгатьтә булачак.

Электр поезды сигез станциядә - Арзамас-2, Сергач, Пильна, Княжиха, Шумерле, Канаш, Свияжск һәм Яшел Үзәндә туктаячак.


Нет комментариев