17нче мәктәптә Советлар Союзы Герое Н.А.Катинның тууына 100 ел булуга багышланган конференция узды
Бүген Яшел Үзән шәһәренең 17нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә, шушы мәктәптә белем алган Советлар Союзы Герое Н.А.Катинның тууына 100 ел булуга багышланган муниципаль конференция үткәрелде.
Район һәм шәһәребезнең төрле мәктәп укучылары hәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар нәфис сүз hәм фәнни-эзләнү эшләре, проектлар яклау буенча секцияләргә бүленеп көч сынаштылар, үзләрең белем hәм талантларын күрсәттеләр. Яшел Үзәннең 16нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч сыйныфтан Илдан Сафиуллин hэм Данил Никифоров да шушы чарада унышлы чыгыш ясадылар.
Н.Катин тормышы hәм хәрби батырлыгы турында сәхнәләштерелгән әдәби-музыкаль чыгыш, эчке эшлэр булеге тарафыннан оештырылган сугыш кораллары күргәзмәсе дә кызыксыну уятты, Ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев