17 ноябрьдә Яшел Үзәндә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне узачак
12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Гоголь - Татарстан урамнары киселешендә киң күләмле акция үткәреләчәк, анда балалар бакчалары, 1нче мәктәп, 3нче гимназия, 14нче лицей, медицина училищесы коллективлары катнашачак.
Юл – транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненең максаты - вакытсыз киткән автокатастрофа корбаннарын искә алу гына түгел, аларның якыннарының кайгыларын уртаклашу, җәмгыятькә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерү.
Акциядә катнашучылар тематик плакатлар белән машина юлы буенда урнашачак, ә Гоголь урамы буенча ашыгыч хезмәт автомобильләре, шулай ук юл-транспорт һәлакәтеннән соң төялгән авто белән эвакуатор узачак. Ә 18 ноябрьдә барлык мәктәпләрдә дә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» узачак.
Белешмә өчен: быелның 10 аенда Яшел Үзән һәм район территориясендә 50 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда җиде кеше үлгән һәм 61 кеше төрле дәрәҗәдә яраланган. 2021 елның шул ук чорында 66 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда җиде кеше үлгән һәм 90 кеше яраланган.
Аварияләр саны 16 очракка кимегән, үлүчеләр шул ук дәрәҗәдә калган, җәрәхәтләнүчеләр 29 кешегә кимегән.
Фото интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев