Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

17 яшьлек васильеволы көпә-көндез кеше талаган

Җинаятьчене кайнар эзләр буенча полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Аңа карата РФ Җинаятьләр Кодексының 161нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча эш кузгатылган.

Сорау алу барышында, полиция хезмәткәрләре, Васильево бистәсендә яшәүче 17 яшьлек егетнең Яшел Үзәнгә дуслары белән ял итәргә килүен ачыклый. Дус егетләр бер сәүдә үзәгенә кереп капкалап алырга була. Шунда аларның игътибары банкомат янында акчасын картага күчерүче өлкән яшьтәге иргә төшә. Ир банкомат яныннан китеп барса да, экранда баланслы тәрәзәсе ачык кала. Экранда зур суммадагы акчаны күргән артык «игътибарлы» яшьләрнең минут эчендә башында әлеге банк картасын ничек кенә булса да кулга төшерү нияте туа.

Алар карта хуҗасы артыннан күзәтеп бара һәм 17 яшьлек васильеволы аның белән бергә подъездга керә, лифтта күтәрелә. Аннан чыккач, егет бу өлкән яшьтәге иргә кесәсеннән нәрсәдер төшкәнен әйткән булып, үзе шул вакытта аның кесәсеннән банк картасын талап ала һәм баскычтан качып төшеп китә.

Җайлы гына күп акчалы банк картасы кулларына эләккән егетләр ерак китеп азапланмый, якындагы кафега гына юл тота. Һәм шунда аларны полициянең патруль-пост хезмәткәрләре эләктереп тә ала. Көпә-көндез кеше талап, баеп та, рәхәт күреп тә булмый анысы. Монысы көн кебек ачык. Әмма япь-яшь һәм типсә тимер өзәрдәй егетләрнең өлкәннәргә мондый «хөрмәте» акылга сыярлык эш түгел. Өстәвенә, хәзерге технологияләр заманында банк картасы белән качып котылып булмый. Шуны да аңламаганнар бит алар.

Шикләнелүче үз гаебен таный. Аңа карата кулга алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Ә инде җентекле тикшерүләрдән соң аның алдагы язмышын суд билгеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев