Озак яшәүче кислород бирүгә мохтаҗ булмый, аны, интенсив терапия кулланмыйча, дәвалыйлар.
Казанның 16нчы клиник хастаханәсенең вакытлы инфекция госпиталеннән йөз яшьлек пациентны чыгарганнар, ул яңа коронавирус инфекциясен җиңгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә клиника терапевты, пациент табибы Рамилә Зарипова сөйләде.
Хастаханәдә ясалган компьютер томографиясе үпкәләрнең зарарлану күләме 15% тан артмавын күрсәткән. ПЦРның беренче мазогы уңай нәтиҗә бирә.
"Авырлык шунда ки, пациентканың коронавирус инфекциясе генә түгел, ә тагын тиешле патологияләре дә бар иде", - дип билгели дәвалаучы табиб.
16нчы хастаханә табиблары Казан кешесенә канны сыеклата торган препаратлар сайлап алган.
"Пациентканың хәле тотрыклы иде, сатурация, яки кандагы кислород дәрәҗәсе яхшы - 96-98. Ягъни ул, кислород ярдәменнән башка, мөстәкыйль сулады», - диде Рәмилә Наил кызы.
Бүген олы яшьтәге пациентны өйгә чыгарганнар, анда туганнары һәм якыннары даирәсендә ул терапияне дәвам итәчәк.
"Иң мөһиме, шундый җитди авырудан соң өзлегүләрсез озын гомер кичерсен", - дип уртаклашты дәвалаучы доктор.
Нет комментариев