Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14 яшьлек бала утын чапканда бармакларын кискән

Казан шәһәренең Тынычлык урамында хатын-кыз автоинспекторга кул болгый һәм машинаны туктарга сорый.

Полиция капитаны Илсур Галиев зыян күрүче малайны тиз арада хастаханәгә китерергә ярдәм итә.

Әлеге ханымның 14 яшьлек улы авылда утын ярган вакытта ялгыш кына ике бармагын кисә. Әти-әниләре яшүсмерне үз машинасында шәһәр хастаханәсенә алып китә, ләкин бөкеләр аркасында бик акрын бара. Алар патруль автомобилен күреп, шунда күчәргә карар кыла.

Махсус тавыш һәм яктылык сигналларын кулланып, зыян күрүчене ДРКБга китерәләр. Операция берничә сәгать дәвам итә,табиблар малайга кирәкле ярдәм күрсәтергә өлгерә.

Үсмернең әнисе Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең битараф булмаган хезмәткәренә чын күңелдән рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев