1 декабрьдән Татарстанда электр энергиясенә тарифлар үзгәрәчәк
Яшәеш

1 декабрьдән Татарстанда электр энергиясенә тарифлар үзгәрәчәк

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты яңа тарифларны раслады.

Шулай итеп, ай башыннан халык өчен электр энергиясе бәясе түбәндәгечә тәшкил итәчәк:

НДСны исәпкә алып, 1 квт/сәгать 4,68 сум;
Электр плитәләре һәм (яки) электр белән җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен 1 квт/сәгать 3,58 сум;
 Авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен 1 квт/сәгате 3,28 сум.

Тариф тәүлек зоналары буенча кулланылган электр энергиясе күләмен (көн (пик/ярымпик) / төн) билгеләргә мөмкинлек бирүче исәпкә алу приборы булганда/урнаштырганда, тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнгән рәвештә кулланылырга мөмкин.


Нет комментариев