Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Илендә «Чәчәкләр - табигать елмаюы» дигән чара оештырганнар

Җәй! Ул үзенең чәчәкләре, җиләк-җимешләре, кызыклы вакыйгалары, ә иң мөһиме озы-ы-ын каникулы белән кадерле.

- Безнең әйләнә-тирәбез ул үзе бер сихри, серле дөнья. Ул иксез-чиксез гүзәллек дөньясы. Шул гүзәллекнең серләрен балаларга да күрсәтү, өйрәтү максатыннан без, мәдәният йорты каршында, китапханә белән берлектә, «Чәчәкләр - табигать елмаюы» дигән темага әңгәмә уздырдык. Балаларга һәрбер чәчәк, аларны ничек, кайчан утыртырга, тәрбияләргә, суны вакытында ничек сибәргә, барысы турында да сөйләдек. Чыннан да, һәрбер җәй тарихи вакыйгадай ачык, кызыклы һәм кабатланмас булып күңел битләренә язылып калырга тиеш бит ул, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев