03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1017 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 589ы – шәһәрдән, 428е районнан булган. 305 кешене госпитализацияләгәннәр: 221е – шәһәрдән, 84е – районнан.
Медикларны Осиновоның Гайсин урамына кулбашына пычак кадалган 31 яшьлек исерек ир-ат янына чакыртканнар. Зыян күрүче дәваханәгә китерелгән.
Гоголь урамында күршесе кыйнаган 41 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм таләп ителгән.
Ленин урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш миенә зыян килгән 38 яшьлек исерек ир-атка ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев