Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зур Өтәк авылыннан шалтыратуым иде, кызлар

#әйтәмәле

Менә алты ел инде социаль яклау бүлеге машинасы авылыбыз өлкәннәрен Норлат хастаханәсенә диспансеризациягә йөртә. Авылыбыз фельдшеры Лилия Садыйкова ярдәмчесе Рамил Садыйков белән җыеп, алып барып, бернинди мәшәкатьсез табиблар буенча йөртеп, кайтарып куялар.

Рамил волонтерлык эшен дә башкара. Солдатларга ярдәм итеп, Норлат штабына шактый әйбер илтеп тапшырдылар. Мең рәхмәт игелекле хезмәтләренә. Безне карап, якты йөз белән хәлләребезне сорашып, авыруларны ачыклап, ярдәм итеп дәвалаучы табиб Илсөяр Таһирова һәм Гөлсинә Насыйбуллинага да бары изге теләкләребез.

Диспансеризациядән куркырга кирәкми. Киресенчә, йөрегез, күп авырулар нәкъ менә шунда баргач ачыклана да әле. Анализлар биреп, тикшеренеп торуның бер начарлыгы да юк. Үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртмасак
инде тагын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев