Ышанам, сиңа хат бар диячәкләр (редакциягә килгән хат)
Хат турында уйланулар мине моннан 35 ел элек булган көннәремә кайтарды. Казан шәһәренең Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә алмыйча кайткач, документларымны техникумга бухгалтерлык һөнәренә илтеп тапшырдым. Теләп түгел әлбәттә, кая да булса укырга керергә кирәк булганлыктан гына. Озак та үтмәде...
Автор фотосы
Хат гасырлар дәвамында ерактан аралашуның төп ысулы булып хезмәт иткән. Хатларның бай тарихы бар, алар үткәннәр турында бәяләп бетергесез мәгълүмат туплый. Аның аша кешеләр үзләренең фикерләре, хисләре, кичерешләре белән уртаклашкан, тормыштагы мөһим вакыйгалар турында сөйләгән. Һәр хат җибәрүченең кәгазьгә язылган күңел кисәге, кешеләр арасында йөрәк һәм хисләрне тоташтыручы күпер дә. Хат еллар буе саклана ала, гаилә ядкаре булып буыннан-буынга тапшырыла.
Яшьлек чорында мин дә хат язышырга бик ярата идем. Конверт эченә котлау открыткалары, төрле шәһәрләр төшкән маркалар, наклейкалар тыгып җибәргәнем истә. Аны алу һәрвакыт күңелле, бигрәк тә көтмәгәндә. Хат язганда син бөтен җаныңны бирәсең, үзеңнең бер өлешеңне саласың һәм түземсезлек белән тизрәк укыйсың килеп җавап көтәсең. Интернетта язышу бөтенләй башка бит ул.
Хат турында уйланулар мине моннан 35 ел элек булган көннәремә кайтарды. Казан шәһәренең Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә алмыйча кайткач, документларымны техникумга бухгалтерлык һөнәренә илтеп тапшырдым. Теләп түгел әлбәттә, кая да булса укырга керергә кирәк булганлыктан гына. Озак та үтмәде, миңа Чаллы шәһәренең яшьләр театрыннан чакыру хаты килеп төште. Анда алар мине үзләренә эшкә чакырган, укырга да алардан керү җиңелрәк булуын аңлаткан иде. Белмим, әллә ерак җиргә чыгып китәсе килмәгәнлектәнме, әллә инде икенче елга яңадан укырга кереп карарга теләгем көчле булгангамы, ни өчендер мин шул чагында куркып калдым һәм җавап хаты язып салдым. Хәзер гел шул вакытларны уйлап йөрим, әгәр дә мин бернәрсәгә дә карамыйча Чаллыга яшьләр театрына чыгып киткән булсам, кем булыр идем икән дим. Аллаһ Тәгалә адәм баласына кайсы юл яхшы, шул юлны сайлап бирә ди бит. Миңа насыйбы ул язган юл булгандыр. Мин бу хатны әле дә яшьлегемнең бер матур истәлеге итеп саклыйм, исемә төшкәндә гел алып укыйм.
Кайвакыт нәкъ менә гади хат язу тормышта якты мизгел булып урын алып тора да инде. Хатлар безгә үз тамырларыбызны, якты хатирәләрне, элек янәшәдә булган кешеләрне онытмау мөһим икәнлеген искә төшерә. Аның кыйммәте һәм әһәмияте бик нык көчле.
Минем уйлавымча, хатлар әле кайтачак, аңа ихтыяҗ әле яңадан туачак, «сиңа хат бар!» – дип почтальон кызларыбыз әйтәчәк. Без бит бәйрәмнәргә открыткалар язабыз! Һәм электрон хәбәрләргә караганда күбрәк шатланабыз, чөнки алар чын, гади, эчкерсез!
Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев