Хөрмәт һәм игътибар — кадерле ветераннарыбызга!
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә тыл ветераннары котлаулар кабул итә.
Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Тыл һәм хезмәт ветераннарының хәлләрен белде.
Авыр сугыш елларында тылдагы фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан авылдашларыбызга бүләкләр тапшырылды. Ветераннарыбызның йөзләрендәге елмаю һәм рәхмәт сүзләре — безнең өчен иң зуры бүләк.
Аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев