Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хәрәкәттә – бәрәкәт булуын онытмагыз

Хәрәкәттә – бәрәкәт булуын онытмагыз!

Норлат авылында активист Ләлә Хәҗипова җитәкчелегендәге тиктормас «Яшь йөрәкләр» төркеме, аларның эшчәнлеге турында еш ишетәбез. Быел алар 7 октябрь көнне үзләренең 8нче спорт сезонын ачты.

Бу спорт белән шөгыльләнү «сәгатьләрен» нинди авырлык белән башлавыбыз, шөгыльләнгән өчен акча түләүне таләп итеп, счет тапшырганнары хәтердә! дип искә ала Ләлә ханым Хәҗипова.

Социаль яклау министры Эльмира Зарипова ярдәме белән, спортзалга бушлай йөрү мөмкинлеге алдык. Анда шөгыльләнергә булдырылган шартлар өчен Яшел Үзән районы башкарма комитетына, Васильево бистәсенең 2нче номерлы спорт мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Бүген спорт комплексына килдек – анда җылы, чиста, шөгыльләнү бик рәхәт! Безнең кызлар дәресләрне сагынган, чөнки ялгызы өйдә беркем дә шөгыльләнергә теләми. Ә залда бергәләп күңеллерәк тә һәм барлык күнегүләр дә тиешенчә килеп чыга! Бер сәгать дәвамында рәхәтләнеп сөякләрне яздык, күнегүләрдән соң авырткан җирләр дә бар, алар даими шөгыльләнгәндә булмаячак. Чөнки җәй буе мускуллар, буыннар «оныткан», менә хәзер сиздерәләр үзләрен. Кәефләр шәп, Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау, иң мөһиме яшәү дәртен һәм оптимизмны сакларга кирәк. Барлык авылдашларыма да мөрәҗәгать итәм – кушылыгыз, төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки безнең спорт дәресләре тәнгә генә түгел күңел халәтенә дә уңай йогынты ясый. Җомга көнне спорт залына көндезге сәгать икедә җыелабыз. Бик уңайлы, тәүлекнең якты вакытында, дуслар, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, ә без бу эштә ярдәм итәчәкбез!
Афәрин, «Яшь йөрәкләр»! Хәзер эш кимеде инде, олы яшьтәгеләргә тәннәрне язып, рәхәтләнеп аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев