Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Бакырчы авылы спорт мәйданчыгында балалар өчен бәйрәм чарасы оештырганнар
Балалар, милли бәйрәмебез Сабантуй уеннарында рәхәтләнеп уйнадылар.
- Бәйрәм күрергә диеп килгән әбиләр белән әниләр дә читтән генә карап тормадылар, аларда уеннарда катнаштылар.Һәр катнашучыга тәмле, татлы күчтәнәчләр өләшенде. Бәйрәмнең икенче өлешендә аниматорлар төрле конкурслар, сабын күбегеннән шоу программа оештырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларга матур бәйрәм оештырырга ярдәм иткәне өчен, авылдашыбыз Әлфия Бахтияровага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйрәмдә балалар өчен батут белән кибет эшләде, - дип сөйли Бакырчы авылы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Фото: Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев