«Халык фронты»ның Норлат штабы Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөк оештыруда рәхмәт белдерә
“Халык фронты”ның Норлат штабы Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөк оештыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә.
- Гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрү өчен товарлар тутырдык. Аларны Фәрит Зыятдинов "Халык фронты"ның Яшел Үзән штабына алып барачак, ә җомга көнне Курскка озатачаклар. Норлат, Күгәй, Мулла Иле авылларында яшәүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Волонтерлар бердәм булып эшләде. Хәзер фронт өчен гуманитар ярдәмнең яңа партиясен әзерләү бара. Шулай ук , "Буа РЭС" коллективына, "Разноцветная зебра" яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләренә булышулары өчен рәхмәтлебез. Алга таба да шулай бердәм булыйк, якташлар, - дип җиткерде Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев