Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек авылы 810 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бу вакыйга уңаеннан җирле халык һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде.

Чарада мәртәбәле кунаклар: Мордовия Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Инсаф Хәйруллин, Мордовия Республикасының Инсар районы башлыгы Харис Якуббаев, Мордовия Республикасының Ромаданов районы Белозер авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов, «Красный восток» АҖ генераль директоры Гадел Хәйруллин булды.

Кунаклар һәм халык якташларының тарихи каберлекләрен карап чыкты, Корбан ашы ашады, мәчеттә өйлә намазын укыды, Милли Ашлар тәкъдим иткән «Бавырсак Пәрәмәч» мастер-классын һәм Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповларның концерт программасын карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев