Васильеводагы яңа бассейн «Волна - Дулкын» дип аталачак
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильеводагы яңа бассейн «Волна - Дулкын» дип аталачак

Бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Васильево бистәсендә төзелә торган бассейнда булды.

Комплекста олылар өчен 25 метрлы ике, балалар өчен 12,5 метрлы бассейн булачак.

- Яңа бассейнның исеме, учреждениенең үзенчәлекләре һәм урнашу урыны - Идел елгасы янында булу сәбәпле, символик булачак. "Волна - Дулкын" дип билгелибез! - диде Михаил Афанасьев.

Гомуми мәйданы 1489 кв.м. булган комплекс төзелеше агымдагы елның мартында старт алды. Проектның гомуми бәясе якынча 280 млн. сум. Бассейнны ачу быелга планлаштырылган.


Нет комментариев