Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала
Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһ нигъмәте.
Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим. Бу хакта Коръәндә әйтелә.
Нәрсә ул гошер сәдакасы?
Гошер - су сипмичә үстергән уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерергән уңышның егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хуҗалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстергән уңышның егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, - дигэн.җ
Быел да бакчаларыбызда яшелчәләр, аллага шөкер, ишелеп уңды. Авылыбызда шул уңайдан Гошер сәдакасы җыелды. Яшел Үзән шәhәре мәдрсәсенә илтеп тапшырылды. Аллаhым кабуллардан кылсын!!!
Бик зур рәхмәт авылдашлар, hәрберегезгә дә! Шулай ук Гошер сәдакасын җюда булышкан, алып барып тапшырган авылым егетләренә, Әсхәт абыйга, Азатка, Ленарга, чиксез рәхмәтлебез, - дип яза Юынчым- туган ягым, яшел бишек Вк төркеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев