Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үзең киттең, калды моңнарың: Камил абый Хәлиуллин истәлегенә

Урысбага авылының моңлы сандугачы, кулыннан баяны төшмәгән Камил абый Хәлиуллин вакытсыз арабыздан китеп барды.

Авылда узган бер генә чара да аның катнашыннан башка узмады. Мыек астыннан гына елмаеп, үзенчәлекле матур көйләре белән һәр кунакны каршы ала иде ул... Эх, язмыш, берәүне дә аямый шул. 

Камил абыйның урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Безнең күңелләрдә ул гел гармунын тоткан, көләч йөзле, мөлаем абый булып сакланыр.

Гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык сезгә... Камил абыйның урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев