Үрнәк гомер юлы: Әрә авылында 95 яшьлек юбилярны хөрмәтләделәр
Районыбызда озын гомерле кешеләрне хөрмәтләү күркәм традиция булып дәвам итә.
Бүген Әрә (Тугай) авылында яшәүче Әлфия Хәбибулла кызы Нигъмәтуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көндә аны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин котлады. Юбилярга җылы теләкләр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Әлфия апа тормыш иптәше Рәшит абый белән 54 ел бергә, тигезлектә гомер итәләр. Алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 9 оныклары һәм 4 оныкчыкларының кадерле кешеләре булып яшиләр. Хезмәт юлында да Әлфия апа һәрчак алдынгылар рәтендә булды.
Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч картлык һәм якыннарыгызның җылысын тоеп яшәвегезне тел без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев