Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Укытучы – милләт йолдызы

Күгеш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганга да 52 ел вакыт үтеп киткән.

Безгә белем биргән укытучыларыбыз инде бакыйлыкка күчте, урыннары җәннәттә булсын, ә без аларга догада булыйк.


Бүгенге көндә, шөкер, исәннәре дә бар. Химия, биология фәннәренең серләрен өйрәткән Рамилә апа Гатауллина һәм математика, физика фәннәреннән төпле белем биргән Земфирә апа. Рәхмәт аларга! Саулыкта әле озак еллар яшәсеннәр.


Инде балаларымның беренче укытучыларын – Илсөяр апа Зиннәтуллина, Фидәлия апа Җиһаншина ларны да хөрмәт һәм җылы сүзләр белән генә искә алабыз. Кызым Сөмбел алар эзен сайлады, Мулла Иле мәктәбендә балаларга белем бирә. Аның остазларына да һәм кызыма да сәламәтлектә, бәхеттә яшәргә насыйп булсын.


Тагын бер хөрмәтле мөгал лимәне – Яшел Үзәнмәд рәсәсендә 18 ел Ислам дине нигезләрен өйрәтеп, күпме кешене туры юлга кертүче Равилә апа Исрафил кызы турында искә алмау мөмкин түгел. Аллаһның рәхмәтләре булсын аңа! Хәзер кызы тәрбиясендә яши. Мин дә аның шәкерте һәм фатихасы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, шушы юлны дәвам итәм, Аллаһ разый булсын.
Хөрмәтле укытучылар! Сез җиргә изгелек, бәхет, белем орлыгы чәчүчеләр. Хикмәт иясе Локман Хәким андый затларга карата болай ди: «Сез кешеләрдән рәхмәт сүзе ишетерсез, бәла-казалардан имин булырсыз һәм үзегезгә сөенеч булып әйләнеп кайтыр, калганын ахирәттә Аллаһ Тәгалә Үзе бирер». «Амин!» – диясе генә кала.


Сания Закирова.
Яшел Үзән мәдрәсәсе мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев