Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Туган нигезне сагыну: Кызыл Кармыш авылында авылдашлар очрашуы узды

Туган ил, туган җир, туган тел... Кешене — кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр нәкъ менә шулар. Адәм баласы, бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп, чит җирләргә чыгып китә.

Нигъмәтле, мул тормышлы илләрдә яши, үзен бәхетен таптым дип уйлый. Әмма кайсыдыр бер мизгелдә күңел түрендәге иң нечкә кылларны кузгатып, еракларда калган газиз әнисе белән әтисе, туган нигезе, челтерәп аккан чишмә сулары искә төшә. Шул чакта йөрәкне сагыш биләп ала, күзләргә мөлдерәп яшь тула.

Шундый хисләр белән яшәгән авылдашларын Илгиз Мәгъсүм улы авылдашлар очрашуына җыйды. Илгиз әфәнде Бишнә авыл җирлегенә караган, табигатенең гүзәллеге, тәмле һәм йомшак чишмә сулары белән дан тоткан Кызыл Кармыш авылында туып-үскән.

Очрашуга авылдашларның шактые кайткан иде. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында кайта алмаучылар да булды. Башта ир-атлар авыл зиратында өмә үткәрделәр, тәртип урнаштырдылар. Аннары бакыйлыкка күчкән авылдашлар рухына дога кылынды.
Бәйрәм авылның иң матур урыннарының берсендә — күл буенда оештырылды. Озын өстәлләр корылды, һәркем үзе белән сый-нигъмәтләр алып кайткан иде. Шушы авылда балачагы үткән Альберт абый зур казанда сарык итеннән телеңне йотарлык тәмле шулпа пешерде.

Очрашуга авылның иң өлкән кешеләренең берсе — Нурания апа да килгән иде. Ул — Илгиз Мәгъсүм улының әнисе. Нурания апаның улы Ирек һәм ике оныгы махсус хәрби операциядә катнашалар. Ана йөрәге өчен бу зур сынау. Нурания апага сабырлык, сәламәтлек һәм күңел ныклыгы телисе генә кала.

Очрашуда Кызыл Кармыш авылының тарихы да искә алынды. Кайчандыр авыл аерым колхоз булып эшләгән. 1949 елда биредә 250 кеше яшәгән, дуңгыз фермасы, үз пилорамасы һәм тимерчелек остаханәсе булган. Авылның хезмәт сөючән халкы үз көче белән тормыш корган, туган төбәген үстергән.

Бәйрәмгә үзләренең моңлы чыгышлары белән ямь өстәүчеләр дә булды. Шушы авылда туып-үскән гармунчы Ильяс, әнисе Кызыл Кармыш кызы булган Зөлфия Җамалиева, шулай ук тамырлары шушы якларга барып тоташкан, Ключи авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Рәмзия ханым башкаруындагы җырлар беркемне дә битараф калдырмады.

Очрашу барышында һәркем үзенең туганнарын, әти-әниләрен, балачак хатирәләрен искә төшерде. Авыл урамнарында яңгыраган бала-чага тавышлары, яшьлек елларының якты мизгелләре күңелләрдә яңарды.

Авылдашлар әлеге күркәм бәйрәмне оештыручы Илгиз Мәгъсүм улына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мондый очрашулар туганлык җепләрен ныгыта, үткәнне барларга, киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне сакларга ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр.

Саубуллашканда һәркем күңелендә бер теләк яңгырады: киләсе елларда да туган авылда кабат очрашырга, Кызыл Кармышның җылы учагын сүндермичә, авылдашлык рухын саклап яшәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев