Традициягә тугры калып, быел да беренчеләрдән булып Бишнә авылында балалар Сабан туе үткәрелде
***
- Милли йолалар hәм гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан, татар халык уеннары белән башланып китте балалар сабантуе. Әле быел тагын да бер үзенчәлекле уен оештырдык. Милли көрәшне самбо спорт төренә алыштырдык. Балалар бик теләп катнашып, лаеклы урыннар да алдылар. Тагын шунды да әйтеп үтәсем килә, быел бу бәйрәмдә "Ел укучысын" да билгеләү булды. Бу исемгә чыгарылыш сыйныф укучысы Зикрова Зифа лаек дип танылды. Зифа төрле олимпиадалар, шигырь уку бәйгеләрендә катнашып, гел мактаулы исменәр алучы кызыбыз. Әлеге матур традиция дәвамлы булыр дип ышанабыз. Сабантуйны үткәрүдә булышкан авылдашларга, әти-әниләргә бик зур рәхмәтләр яусын, - дип яза Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев