Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Илендә Авыл көнен гөрләттеләр

Бер очрашу үзе ни тора!

Тау Иле булсын да, Авыл көнен бәйрәм итмәсен инде?! Узган ялда мәдәният йорты каршындагы мәйдан шатлыклы авазлардан, җыр-моңнан гөр килеп торды. Елга бер буласы мондый бәйрәмдә күптән күрешмәгән сабакташларны, якташларны очратырга мөмкин бит. 

– Бәйрәмебезне авылыбызның имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт үзенең изге сүзләре, теләкләре белән башлап җибәрде. Авыл көненә ямь өстәргә Казаннан махсус кунаклар Ландыш Баһави-Әгъләмова, Илфак Әгъләмов, Наил Мөбәрәкшин, Буа районыннан Илнур Гыймадиев кайткан иде. Олы Ачасыр авылыннан килгән «Зөбәрҗәт» фольклор-ансамбле кызларына күркәм чыгышлары өчен зур рәхмәт. Бәйрәмебез берсеннән-берсе моңлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр, биюләр, төрле кызык уеннар белән үрелеп барды. Барлык килгән кунакларга, читтән кайтучыларга, финанс яктан булышкан спонсорларга авылдашларга зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә бердәм булыйк, – дип сөйли мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.

Сабантуй һәм авыл бәйрәмнәренең күрке милли көрәш булса, гер күтәрү дә аннан калышмый. Әлеге спорт төрендә катнашырга теләүчеләр елдан-ел артып тора. Көчле, нәфис хатын-кызларыбыз да ир-атлардан кимен куймый, шулай ук яшьләрне дә еш күрергә туры килә.

– Ә менә Мулла Иле егете Рамил Садыйков герне кулы белән түгел, тешләре белән һавага чөйде. Барыбызны да шаккаттырып, 60 тапкыр теше белән күтәрде бит, сөбеһанАллаһ, – дип гаҗәпләнүен яшерми Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Күңелле мизгелләргә бай бәйрәмнән һәркем канәгать калды. Бер очрашу үзе ни тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев