30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә өендә балалар белән татар халкының милли ризыгы – кыстыбый ясаган.
– Афәрин, балалар. Бик тырышып, үзләренә йөкләнгән вазифаны оста башкарып чыктылар. СөбханАллаһ, күз тимәсен. Нинди генә эшкә алынсалар да, нинди генә ризыклар пешерсәк тә, бик оста эшлиләр, – дип сөйли Рәшидә Борһанова.
Балаларга сәламәтлек, яңа уку елында тырышып укуларын теләп калабыз.
Фото: Рәшидә Борһанова
Нет комментариев