Татар Танаенда «Балалар киносының тылсымлы дөньясы» дигән чара узды
8 гыйнвар көнне Балалар киносы көненә багышланган танып-белү уены — «Балалар киносының тылсымлы дөньясы» исемле әдәби кино-викторина узды.
Татар Танае мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, кино дөньясына онытылмаслык сәяхәт кылдылар.
Чара башында балалар кинематограф тарихы һәм әкиятләр нигезендә төшерелгән фильмнар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук үзләре яраткан китап геройларының экранда ничек «җанлануын» искә төшерделәр һәм чарада бик актив катнаштылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев