Татар Танае мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Мәктәп тормышында иң дулкынландыргыч һәм онытылмаслык мизгел бу, һичшиксез. Быел Татар Танае мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен дә Соңгы кыңгырау чыңлады.
Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдырды. Бу көнне беренче сыйныф укучылары да чыгарылыш сыйныф абый-апаларын үзләренчә ихлас итеп котлады. Нәниләр аларга 1 сентябрьдә биргән вәгъдәләрен һәм киңәшләрен онытмаска сүз бирделәр. Шулай ук, традиция буенча, алар чыгарылыш укучыларына үзләренең изге теләкләре язылган кәгазь самолетиклар бүләк иттеләр. Бу «Яхшы теләкләр самолеты» чараны тагын да җылырак һәм күңеллерәк итте.
Мәктәп директоры Венера Гарипова чыгарылыш укучыларына иң җылы, матур һәм канатландыргыч теләкләрен җиткерде. Директор аларга алдагы тормыш юлларында уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм батырлык теләде.
Алда чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлы, мөһим имтиханнар, яңа ачышлар, кызыклы очрашулар көтә.
Кадерле чыгарылыш укучылары, юлыгыз ак, хыялларыгыз канатлы булсын! Матур киләчәк корырга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев