Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы мәдәният йорты территориясендә «Күңелле балачак» дип аталган чара узды

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне.

Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.

Бүген Татар Танае авылы мәдәният йорты территориясендә, балаларны яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" дип аталган чара узды.

- Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез, – дип яза Татар Танае мәдәнитят йорты мөдире Миләүшә Акмалова. 

Иркәләгез әле балаларны, 

Иркәләгез, назлап сөегез. 

Син матурым, син алтыным минем, 

Мин яратам сине, - диегез!

Фото: Миләүшә Акмалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев