Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Әҗәлендә Авыл көнен гөрләттеләр

Узган ялларда Татар Әҗәле авылы чын бәйрәм рухына күмелде.

Шундый искиткеч чарага һава торышы да үзенә күрә бер бүләк ясады: көне дә нәкъ заказ биргән кебек аяз, кояшлы һәм бик матур иде!

Бу көнне мәйданнан җыр-бию, шатлыклы авазлар һәм уен-көлке бервакытта да өзелмәде. Бәйрәм программасы искиткеч бай булды:

Җыр-моң юлдаш булды: авылыбызның сандугачлары үзләренең матур җырлары белән һәркемнең күңелен канатландырды.

Төрледән-төрле кызыклы уеннар: өлкәннәр дә, балалар да төрле ярышларда, күңелле уеннарда зур дәрте белән катнаштылар.

Иң мөһиме — мәйдандагы халыкның елмайган, шат йөзләре иде. Һәр авылдашның, кунакның күзләрендәге бәхет очкыннарын күргәч, әлеге бәйрәмнең чын мәгънәсендә уңышлы һәм искиткеч узуын тулы ышаныч белән әйтергә була!

Бу күркәм бәйрәмне оештыручыларга, биредә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәт! Авылларыбыз һәрвакыт шулай гөрләп, бердәм һәм тату яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев