Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рус-мари Кавалы авылында яшәүче Екатерина Федорованы Җиңү бәйрәме белән котладылар

Екатерина Федорова 1925 елның 1 ноябрендә Рус-мари Кавалы авылында туган.

Ул 4 сыйныфка кадәр үз авылында башлангыч мәктәптә укыган, аннары җәяүләп күрше авылга – 7 чакрым ераклыктагы Шигали авылына укырга йөргән. Бөек Ватан сугышы елларында торф чыгарган, Мари урманнарында фронт өчен утын әзерләгән. Яз көне яртылаш су агып торган землянкаларда яшәгән.

1945 елда «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Дүрт баласы бар: олы кызы Вера – 1955 елда, улы Николай – 1957, кызы Лида – 1962, кызы Людмила – 1967 елда туган.

- Хәзерге көндә Екатерина Федорова Рус-мари Кавалы авылында кызы Лида белән яши. Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин белән берлектә, Екатерина апаны бәйрәм белән котладык, аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләдек, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Без дә әлеге матур котлауларга кушылабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев