Олы Ачасыр егете Альберт Шиһабетдинов дүрт дистә елга якын гомерен руль артында үткәрә. Техниканы үз иткән, эшенә тугры калган авыл хезмәтчәне бүген дә юлда.
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Бу – һөнәрен яратып башкарган, меңләгән чакрым юллар үткән, йөкләр ташыган, кешеләрне кирәкле урыннарына исән-имин илткән шоферлар бәйрәме. Руль артында утыручы кешедән осталык кына түгел, сабырлык, игътибарлылык һәм зур җаваплылык та таләп ителә.
Арабызда гомерен шушы һөнәргә багышлаган, еллар узса да, техникага булган мәхәббәтен югалтмаган кешеләр күп. Шундыйларның берсе – Олы Ачасыр авылы егете, «Красный Восток Заволжья» җәмгыяте машина йөртүчесе Альберт Шиһабетдинов. Уңган хезмәткәр, кайгыртучан гаилә башлыгы, оста гармунчы белән без дә эш вакытында, юл буенда очраштык. Албабадагы элеватордан ашлыкны Косякауга ташыган чагы иде.
Техникага мәхәббәт әтисеннән күчкән. Әтисе Хатыйб абый гомер буе «Совет» колхозында шофер булып эшли. Улы өчен ул иң беренче үрнәк була, техника җене дә улына аннан йога.
Олы Ачасыр мәктәбен тәмамлагач, Альберт Яшел Үзәндәге ДОСААФ автомәктәбенә укырга керә. Машина йөртү серләренә төшенеп, һөнәр үзләштергән егетне язын хәрби хезмәткә алалар. Армиядә дә шофер булып хезмәт итә, Башкортстан юлларын иңли.
Туган якка кайткач, яшьлек дуслары белән шәһәргә китү турында уйлана. Яшел Үзәннең 11нче автотранспорт предприятиесенә эшкә урнаша. Әмма Альбертны күңеле барыбер авылга тарта.
– «ГАЗ-52» машинасы бирделәр. Төрле эшләрдә йөрдем. Сыер савучыларны болынга алып барырга да туры килә иде, – дип искә ала ул.
Көзен аны колхоз рәисе йөртергә «УАЗ» машинасына утырталар. Шуннан җитәкчеләрне йөртү эше башлана. Рәис Сабитов, Әхтәм Локманов (урыннары җәннәттә булсын), соңрак Әмир Хәмдиев белән эшләргә туры килә.
Җитәкче шоферы булу аерым җаваплылык сорый. Вакыт белән исәпләшергә ярамый, һәрчак әзер булырга кирәк. Машинаны төзек тоту, вакытында тиешле урынга барып җитү – болар барысы да шоферның көндәлек бурычы.
Альберт бу эшне еллар дәвамында намус белән башкара. Әмир абыйны 26 ел буе йөртә. 2003 елда колхозлар таркалып, ул «Кызыл Шәрык»ка эшкә килә. Әмма эш урыны үзгәрсә дә, техникага тугрылыгы югалмый.
ЗУР ТЕХНИКАГА СОҢРАК УТЫРГАН
2016 елның көзендә, күршесе Наил абый Галимов лаеклы ялга киткәч, Альбертка «КАМАЗ» машинасын тапшыралар. Әмма вакытлыча башланган эш әле дә дәвам итә.
– Кеше булмагач, утырып тор инде, дип үгетләделәр. Шулай итеп, «КАМАЗ»га күчтем. Кызыгы шунда: күпләр яшь чакта зур техникада йөреп, олыгайгач кечерәк машинага күчә. Ә минем киресенчә килеп чыкты. 49 яшемдә «КАМАЗ»га утырдым, – дип елмая ул.
Дүрт дистә елга якын хезмәт юлында нинди генә машиналар йөртмәгән Альберт! «ГАЗ», «ЗИЛ», «УАЗ», «Волга», «Нива» – һәркайсының үз үзенчәлеге. Бүген исә зур йөк машинасында ашлык ташый. Кырда үстерелгән уңышны тиешле урынга җиткерү дә авыл хуҗалыгындагы мөһим эшләрнең берсе.
– Шофер, иң беренче чиратта, игътибарлы булырга тиеш. Юлда төрле хәлләр була. Мин музыка да тыңлыйм, кайчак үзем дә җырлап җибәрәм. 1986 елдан бирле руль артындамын. Инде кырык елга якын вакыт үткән, – ди Альберт.
ГАРМУН МОҢЫ – КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ
Техника белән оста идарә иткән Альбертның тагын бер сәләте бар – ул гармунда уйный, җырларга да ярата. Бу талант та гаиләдән килә. Хатыйб абый оста гармунчы була, аның моңга мәхәббәте ике улына да күчә.
Альбертның энесе Альфред та гармунда бик оста уйный иде. Кызганыч, ул 38 яшендә авырудан вафат булды.

Альберт та җырларга ярата, әмма күбрәк үзе өчен генә. Әңгәмә вакытында яраткан җырын башкаруын үтенгәч, башта икеләнеп торды. Инде безнең үгетләүне кире какмады, яраткан «Зәңгәр чәчәк» җырын сузып җибәрде. Аның тавышында да, җырны башкаруында да күңел җылысы сизелә. Социаль челтәрләребездә тәкъдим ителгән видеодан сез дә карый аласыз.
Авыл бәйрәмнәренә дә чакыралар үзен. Вакыты туры килсә, гармунын алып килә, моңнары белән кешеләрнең күңелен күтәрә.
ГАИЛӘСЕ — КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫ
Альбертның тормыш юлында гаиләнең урыны аерым. Хатыны Гөлназ белән алар 1996 елда гаилә кора. Яшь аермалары ун ел булгач, Альбертның булачак тормыш иптәшенә мәктәпне тәмамлап, укып кайтуын көтәргә туры килә. Бу хакта ул әле дә шаяртып: «Мин сине карап үстердем», – ди.
Еллар узып, шаярулар да, истәлекләр дә гаилә тарихының бер өлешенә әйләнгән. Гөлназ ире турында горурланып сөйли.
– Тормыш юлдашы итеп Альбертны сайлаганыма бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Ике балабыз өчен дә бик кайгыртучан әти ул. Әйе, гомере буе колхоз дип чапты, эше өчен үлеп тора. Төн уртасында чакырсалар да, барысын ташлап чыгып китә. «Уф, тагын эш» дигән сүзне аннан ишеткәнем булмады. Гармун уйнаганга, клубка да еш чакыралар. Тик аның эштән бушарга һич вакыты юк, – ди Гөлназ.

Гөлназ үзе дә хезмәт кешесе. Мәктәптә инде 28 ел башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Уллары Алмаз ТНВ телеканалының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегендә редактор булып эшли. Кызлары Ләйлә әнисе юлын сайлаган – Казан мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныф укытучысы. Инде Шиһабетдиновлар гаиләсе онык сөю бәхетен дә татыган.
ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН!
Авыл тормышында хезмәт кешесенең кадере аеруча зур. Кемдер кырда иген үстерә, кемдер аны җыеп ала, амбарга, элеваторга илтә. Һәр эшнең үз урыны, үз әһәмияте бар. Ә шушы хезмәт чылбырында еллар буе руль артында утырган шоферларның өлеше дә бәяләп бетергесез.
Альберт Шиһабетдинов кебек кешеләр турында язганда, зур сүзләр эзләргә кирәкми. Аның тормышы үзе үк күп нәрсә турында сөйли: яшьтән сайлаган һөнәренә тугрылык, гаиләгә мәхәббәт, хезмәттән тәм таба белү һәм күңелендә моң йөртү.
Автомобильчеләр көне уңаеннан аңа һәм барлык юл хезмәтчәннәренә имин юллар, төзек техника, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телисе килә. Руль артында узган елларның һәркайсы хөрмәт һәм рәхмәт булып әйләнеп кайтсын!
Нет комментариев