Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рөстәм Миңнеханов: «Йөзү бик файдалы!»

Васильевода бассейн ачылды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә булды. Ул биредә яшәүчеләр өчен чын Яңа ел бүләге булган «Дулкын» йөзү бассейны ачылышында катнашты. Объект­та олылар да, балалар да йөзү белән шөгыльләнә алачак. Балалар бассейны – 6 х 10 метр, ә зурларныкы 10 х 25 метр. Ике бассейн да аз хәрәкәтле халык төркемнәренә, аерым алганда, терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар булган инвалидлар өчен дә җайлаштырылган.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев Василье­во халкының хыялы тормышка ашуын билгеләп үтте. Хәзер аларга йөзү белән шөгыльләнү өчен бистәдән читкә чыгарга кирәкми.
Без нәрсә генә эшләсәк тә, халкыбыз өчен эшлибез. Бу бассейнны васильеволылар күптән сорады һәм менә Яңа елга шундый бүләк ясадык. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ярдәм иткәне өчен рәхмәт, – дип шәрехләде район башлыгы.
 

Татарстан Президенты «Волна – Дулкын» бассейны директоры Юлия Бураковага спорт инвентаре һәм җиһазлар алуга сертификат тапшырды. Рөстәм Миңнеханов йөзү – спортның иң файдалы төре булуын ассызыклады һәм яшь спортчыларга Яңа елда югары уңышлар теләде.

Васильево моңа кадәр игътибардан читтә калды, инфраструктура буен­ча да мәсьәләләр булды, әмма соңгы елларда без бу бистәнең үсешен күз уңында тотабыз. Васильево­да барлыкка килгән яңа бассейн – спорт белән шөгыльләнә башлау өчен яхшы сәбәп, диде рес­публика Президенты. Бассейн төзү мөмкинлеге тугач, мин Васильевоны тәкъдим иттем, чөнки монда аңа ихтыяҗ зур. Бассейнда шөгыльләнү өчен спортчы булырга кирәк түгел – йөзү һәркемгә дә бик файдалы.


Шул ук көнне ТР Президенты Рөстәм Миң­не­ханов Васильеводагы драйвер-паркта булды. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афа­насьев белән берлектә техниканы карадылар, спортчылар белән аралаштылар.


Васильево драйв-паркында мотокросс, багги буенча Татарстан чемпионаты этаплары уза инде. Бу гаилә белән ял итү һәм эчке спорт туризмы өчен популяр урын. Рес­публика Президенты трассаны автомобиль руле артында шәхсән үзе тикшерде.


Татарстан Президентына шулай ук Васильево бистәсе терри­ториясендә гамәлгә ашырыла тор­ган инвестиция проектларын тәкъдир иттеләр. Яшел Үзән ра­йоны җитәкчелеге вәкилләре бистәнең җәмәгать инфраструктурасын комп­лекслы үстерү чаралары турында сөйләде. Алар арасында 2023 елга икенчел автомобиль юлларының юл-урам челтәрен ремонтлау, кайбер социаль объектларны капиталь төзекләндерү кебек бурычлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X