Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өстәл түрендә –икмәк

Кояш кебек тугәрәк, җир кебек җылы, игенче күңеле кебек саф.

Күпереп пешкән хуш исле икмәк! Ул һәр көнне алдыбызда. Икмәк- туклык, сәламәтлек, хезмәт шатлык нигезе, муллык билгесе.
Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын- көмештән,асылташлардан да өстен санап: ,,Алтын тавы башында утырып та ачка үлүең бар,”-дигәннәр.

Мәдәният йортында "Ипи бәйрәме"узды.

-Ипи бәйрәменә килүчеләргэ бик зур рәхмәт. Берсе дә буш кул белән килмәгәннәр, төрле - төрле ипиләр пешереп килгәннәр. Камыр ризыклары алып килгәннәр иде. Алар белән ипинең кадере, төрләре турында сөйләштек, элеккеге уеннарны уйнадык. Бәйрәмебездә арыш ипие, түгәрәк күмәч, карабодай ипие, бодай ипиләре бар иде. Өйдә пешкән ипиләрне тоз белән дә, май белән дә авыз иттек. Бәйрәм бик күңелле булды, -дип яза Кугеш авылы китапханэсе Вк төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх ,шушы түгәрәк кумәчне тынычлык белән ашарга язсын иде Раббым.