Олы Шырдан авылының уңган кызлары МХОда катнашучы егетләребезгә чәк-чәк әзерләде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылының уңган кызлары МХОда катнашучы егетләребезгә чәк-чәк әзерләде

9 март көнне Олы Шырдан авылының уңган кызлары Яшел Үзән шәһәренең «Боевое братство» гуманитар ярдәм үзәгенә барып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә дип, үз куллары белән пешерелгән тәмле чәк-чәкләрне илтеп тапшырды.

- Авылдашыбыз Фирдәнә Фәрхатовна күчтәнәчләрне зур рәхмәтләр белән кабул итеп алды. Алтын куллы хезмәттәшләребезгә, авылдашларыбызга мең рәхмәт! Дөньялар тынычлансын, сугышлар бетсен, ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, — дигән изге теләкләрен җиткерде️ Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.


Нет комментариев