***
Европаның төрле почмагында
Коелдылар япь – яшь гомерләр,
Безнең арттан күпме кала килде
Чит-ят җирдә изге каберләр.
Кайтмаса да туган якларына
Калсалар да чит-ят җирләрдә.
Алар һәрчак хәтер түрендә,
Исәннәрнең изге җырында.
- Олы Шырдан мәдәният йортында "Хәтер шәме" акциясе үтте. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 360тан артык ир-егетебез киткән, шуларның 126сы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Бер минутлык тынлык белән искә алдык үзләрен. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, Амин, – дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Нет комментариев