Олы Ачасырда зират коймасы яңартыла
Быел көз зират территориясендә зур эшләр башкарылды. Атна саен диярлек узган өмәләрдә тирә-юнь чистартылды, карт агачлар киселде, иске коймасы алынды.
Авыл җирлеге грант откан һәм ул коймаларны алыштыруга тотылачак дигәч, капкасын да яңартасы иде дип, авыл халкы, читтә яшәүче якташлар бердәм булып, акча җыя башлады.
– Кышын юлларны чистарту өчен капкадан зур техника керә алмый, шуңа да яңага алыштырасы иде дигән уртак фикергә килдек. Ниятебезне халык хуплады, шөкер! Бердәм булып, акча җыелды. Авылдашыбыз Зөфәр Гафиятуллин капканы ясарга алынды, бик зур рәхмәт аңа, – дип сөйли авыл имамы Равил хәзрәт Кадыйров.
Башланган эш – беткән эш, диләр. Озакка сузмыйча, бу атнаның дүшәмбесендә өр-яңа койма урнаштырыла да башлады. Без килгәндә «Норлат ТКХ» предприятиесе егетләре инде 70 метр киртә сузган иде. Аларга билгеләнгән эш күләме – 460 метр тәшкил итә.
– Олы Ачасыр авыл җирлеге, Аллаһка шөкер, 2 млн сум грант отты. Район башлыгы Михаил Афанасьевка ярдәме өчен рәхмәт. Авыл депутатлары, имамыбыз Равил хәзрәт белән киңәшләшкәннән соң, бу акчаны зират коймасын алыштыруга тотарга булдык. Авыл халкы ярдәме белән иске агачларны кистек. Эшне башкару өчен «Норлат ТКХ»сы белән килешү төзедек.
1 700 000 сум материал һәм эш өчен, 300 мең сум Бишбатман авылына ут куюга тотыла. Халыктан җыелган акчага койма куелып бетәчәк һәм, әлбәттә, капкасын урнаштырачакбыз. Ноябрьдә зур эшне төгәллисе иде, – дип җиткерде авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев