Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында «Халык җырлары» мастер-классы узды

Мәдәният һәм сәнгатьне яшь буынга якынайту максатыннан, Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты кысаларында мавыктыргыч чара — «Халык җырлары» дип исемләнгән мастер-класс булып үтте.

Чараны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы үткәрде. Ул баянда татар халык җырларын башкарды, балаларга милли музыкаль мирасыбызның байлыгын һәм матурлыгын ачты. Таныш көйләр, күңелле һәм моңлы итеп башкарылган җырлар залдагы һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

Мастер-классның иң кызыклы өлеше — балаларның актив катнашуы. Алар шатланып таныш көйләрне таныдылар, яраткан татар халык җырларын бергәләп җырладылар. Бу аларның милли үзенчәлекләрен, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтен тагын да ныгытты.

«Пушкин картасы» проекты яшьләргә мәдәният объектларына бушлай йөрергә мөмкинлек бирә. Олы Ачасыр мәдәният йорты да бу мөмкинлектән файдаланып, балалар өчен мавыктыргыч, белем бирү һәм рухи чаралар оештыруны дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев