Олы Ачасыр авылында күңелле һәм иҗади очрашу узды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты, китапханә белән берлектә, балалар өчен бик җылы һәм танып-белү чарасы оештырды.
Бу көнне без нәни дусларыбыз белән очрашып, бәйрәмнең гүзәл символы булган ромашка чәчәкләре ясадык. Балалар үз куллары белән ясаган һәр чәчәккә гаилә җылысын һәм иң изге теләкләрен салдылар.
Бәйрәм иҗат белән генә чикләнмәде: чара барышында балаларны гаилә кыйммәтләренә багышланган махсус китап күргәзмәсе көтә иде. Без алар белән бергә:
Әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәтләре турындагы якты әкиятләр һәм хикәяләр белән таныштык;
Әби-бабайларның акыллы киңәшләрен тасвирлаган кадерле китапларны барладык;
Гаиләдә татулык һәм бердәмлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын истә калдырдык.
Мондый чаралар балаларда кечкенәдән үк гаиләгә хас булган иң гүзәл сыйфатларны — мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт хисләрен тәрбияли. Гаиләләребез һәрчак имин, тату һәм бәхетле булсын!
Олы Ачасыр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев