Ник элек ипине капчыклап алганнар? Сораштыру
Фотодагы кебек кибетләр һәр авылда бар иде, шулай бит? Хәтта, зуррак авылларда, икешәр кибеттә сату итәләр иде. Азык-төлекнеке аерым, көнкүреш кирәк-яракларныкы аерым булыр иде.
Ә ипи килгән көнне хәтерлисезме? Машина көтә-көтә зууур чират хасил булыр, аннан этеш-төртеш башланыр иде. Хәзерге кебек ярты яки бер күмәч алыш юк, капчыклап алып кайтыр идек. Аның тәмлелекләре! Менә мондый кибетләрне күргәч, күпме хатирә яңара. Тик бер сорау гына тынгылык бирми, ул ипине ник шулай капчыклап алдылар икән соң, дип социаль челтәрләребезгә куйган идек, күпме укучыларыбыз фикерләре белән уртаклашты. Кайберләрен газетабызда да тәкъдим итәбез.
Нурсинә Әшрафҗанова:
– Ул чагында гаиләләр ишле, 3-5 бала йорт саен иде бит. Безнең авылга ипи атнага 3 тапкыр гына килә иде. Ипи бәясе очсыз. Калган ипи әрәм булмый, катса – малларга ашаталар. Хәзерге кебек кибет киштәләре печенье, кәнфит белән сыгылып тормады. Хәзер генә ул «ни ашыйм да, ни эчим» заманасы.
Айгөл Гыйләҗиева:
– Малларга ашатырга наверное. Яки, элек бит гаиләләр ишле булган. Шул капчыклап алган ипине базарга алып барып, берәр продуктка алыштырганнардыр.
Хәйдәр Сибгатуллин:
– Һәр йортта диярлек жиде-сигез кеше бит, безнең үзебездә тугызау яшәдек. Ул вакытта ипи күгәрми дә, кибә башласа парда җылытып бирәләр иде. Безнең Бәчек авылына Төрләмә пекарнясыннан алып киләләр сирәк кенә, халык бик тәмле дип, яратып ала иде. Ә болай Свияжск райпосыннын Олы Шырдан егетләре Җәүдәт һәм Гомәр абый ташыды.
Рахилә Сабирова:
– Көн саен алты ипи алганымны хәтерлим, әле сдачасына 4 шт карамель конфет бирә иде кибетче абый.
Илфат Сабиров:
– Капчыклап бирсәләр, бик аласың инде. Безнең Күлбаш авылына Бишнә пекарнясыннан алып төшәләр иде. Санаулы гына. Зуррак гаиләләргә (без дәү әтиләр белән 9 кеше бер йортта) 6 кара ипи бирәләр. Чират су буе. Кем трактордан ипи кертергә булыша, шул чиратсыз ала. Бар иде заманалар. Хәзер Аллаһка шөкер дип кенә яшәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев