Нигъмәтуллина Сания Гәрәй кызын Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котладылар
Сания апага Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Җирлек башлыгы Камалова Ирада Гыйззәтовна белән бергә Сания апага Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдык.
Сания апа бүгенге көндә Норлат авылында кызы Сөмәя апа тәрбиясендә яши. 96 яшендә булса да, ветераныбызның зиһене бик яхшы, күңеле күтәренке. Ул барлык авылдашларына да үзенең иң изге сәламнәрен юллады.
Сания апага ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм балаларының игелеген күреп яшәвен телибез!
Мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев