Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ни өчен Норлат мәдәният йортының ишекләренә, шимбә, якшәмбе көннәрендә йозак эленгән

#әйтәмәле

Норлат авылыннан шалтыратам, кызлар.

Белгәнегезчә, Норлатта яшьләр күп, Аллаһка шөкер. Матур, зур мәдәният йорты да бар хәзер. Әмма, кызганыч ки, шимбә, якшәмбе ул клубыбызның йозаклары эленгән, ишекләре ябык. Чараларга да чакырмыйлар, без яшьләргә дискотека да юк. Яшьләр китмәсен дисәгез, иң беренче эш, ә инде икенче мөһим әйбер – ялларда безгә үз авылыбыз­да ял итү өчен урын булдырырга кирәктер. Аңлыйм, шимбә көннәрдә кафе-рестораннарда акча эшләп йөрү ул күпкә кызыграктыр клуб хезмәткәрләренә, но мәдәният идарәсеннән дә акча алалардыр, ләбаса. Яшьләргә кая барырга, кая күңел ачарга соң?

Бу хатка Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина жавап бирде:

– Без – Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре дүшәмбедән җомгага кадәр эшлибез. Эш сәгате иртәнге 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр, 40 сәгатьлек эш атнасы. Барлык чаралар да план буенча уза. Планнан тыш, шәһәр, район күләмендә оештырыла торган чараларда да актив катнашабыз. Ә аларның күбесе шимбә-ял көненә туры килә. Гомумән алганда, безнен Норлат мәдәният йортында чаралар бик еш уза.

Ә яшьләр ял кичәләренә йөрмәү сәбәпле, без бию кичәләрен план буенча язабыз. Мондый күренеш безнең Норлат авылында гына түгел, тирә-күрше авылларда да күзәтелә. Барыбыз да беләбез, яшьләр хәзер интернетта утыра. Яшьләргә мөрәҗәгатем шул, сорауларыгыз булса, 3-92-92 номерына шалтыратыгыз, газета аша түгел, бергәләп утырып сөйләшербез. Ә кафеларда җырлап йөрүләргә килгәндә, безне яраткан халык чакыра һәм бу чыгышларыбыз безнең эш сәгатеннән соң эшләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Клублары ачылса, чыгучысы табылыр иде анын, эш бит жомга, шимбэ клубнын ачылмавы, яшьлэр атна ахрына ашкынып авылга чаба , шимбэ кич мунчалар кергэч дискотекага чыгып биюлэр,иптэшлэрен белэн аралашу нинди рэхэт иде безнен вакытта моннан бер 15ел элек, эле клуб ябылгач та кайтмыйбыз, э хэзер нэрсэ яшьлэр интернетта утыра дибез, кая барсыннар шул клубларга шимбэ кич белэн дэ ачырга ярамагач!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Работники клубов отдыхают в будние дни,а не в субботу и воскресенье!!