Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иленнән Роза һәм Габделкәбир Чупаковлар: «Безнең өчен бәхет – пар канатың белән тигезлектә бәхетле картлык кичерү»

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең чираттагы геройлары - Чупаковлар гаиләсе.

Чупаковлар гаиләсе

Мулла Иленнән Роза һәм Габделкәбир Чупаковларның гаилә коруларына 15 октябрьдә 53 ел була. «Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?» – дигән соравыма: «Балаларның сау-сәламәт булуы, пар канатың белән тигезлектә бәхетле картлык кичерү», – диделәр. Габделкәбир абый гомере буе руль артында, шофер булып эшләсә, Роза апа балаларга белем бирә.

10 айлык чагыннан ук тормышның кырыс сынауларына дучар ителеп, әбисе тәрбиясендә үскән кызга сабырлык белән зирәклекне Ходай үзе биргән. Ул хәзер дә мөлаем, акыллы. Армиядән отпускага кайткан чибәр егетнең күзе бер кашык сусыз да йотарлык, идарәдә сәркатиб булып эшләүче кызга төшә. Армия хезмәтен бетереп кайту белән өйләнешеп тә куялар. Габделкәбир абый белән Роза апа өч бала – ике кыз һәм бер ул үстерә.

Чупаковлар, аз булса да, мәдәният өлкәсендә дә эшләп алды. Бик тә биергә яраталар. Әле дә, олы яшьтә дип тормыйлар, безнең мәдәният йортыбызга килгәч, рәхәтләнеп биеп тә алалар.

Рәзинә Сәйфетдинова язмасындагы калган геройлар турында алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев