Мулла Иле мәдәният йортында «Туган якны өйрәнү» дип исемләнгән квест-уен үткәргәннәр
«Чара мавыктыргыч һәм кызыклы узды»
- Мулла Иле мәдәният йортында балалар белән туган авылыбызның тарихи мирасын хәтердә саклап калу, кече Ватаныбыз өчен горурлык хисен үстерү максатыннан "Туган якны өйрәнү" дип исемләнгән квест-уен үткәрдек.
Квест катнашучыларга туган як тарихын искә төшерергә, үз белемнәрен баетырга, туган һәм үскән урынны өйрәнергә мөмкинлек бирде. Әлеге уен барышында катнашучылар маршрут буенча төрле биремнәрне үтәп барды.
Чара мавыктыргыч һәм кызыклы узды, ә иң мөһиме – балалар үзләре туып-үскән туган як – кече Ватан тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев